Мөнирә Әхмәдиша кызы гомер бәйрәмен билгеләп үтте
Татар Карамалысы авылында яшәүче Сафина Мөнирә Әхмәдиша кызына 90 яшь тулды.
Олуг юбилеен кадер-хөрмәттә каршы алды ветеран. Район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Артур Гафиятуллин, авыл ветераннар советы рәисе Фалия Әхмәтҗанова, мәдәният хезмәткәрләре, якыннары, күршеләре тәбрикләделәр, иң матур теләкләрен җиткерделәр.
Нет комментариев