САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәхмүтов Назыйф Әхәт улы юбилеена әзерләнә

06 января 2021, 10:43

552

0

0

Мәхмүтов Назыйф Әхәт улы юбилеена әзерләнә

Карашай-Саклау авылында яшәүче Мәхмүтов Назыйф Әхәт улының 11 январьдә - олы юбилее.
Кадерлебез! Безнең өчен син - hәрчак олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү үрнәге. Синең кебек тормыш иптәше, әтиебез, бабабыз булу белән без бик бәхетле. Ихлас күңелдән матур юбилеең белән тәбрик итәбез. Алдагы көннәрең дә кадер-хөрмәттә, тигезлектә, муллыкта, тынычлыкта үтсен. Ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, күңел күтәренкелеге телибез.
Гомер буе тырыш хезмәт куеп,
Эшләдең син бөтен көчеңә.
Игелегең, киң күңелең синең -
Үрнәк безнең барыбыз өчен дә.
Гомерләрең булсын куанычлы,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син бик газиз hәм иң кадерле.
Сине яратып, тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X