Мортамак авылында яшәүче тыл ветераны Аздахов Мөҗәһит Салихҗан улына 90 яшь тулды
Мөҗәһит абыйны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Индира Рәис кызы юбилярның күкрәгенә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медален дә кадады. Котлау сүзләрен шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Мортамак авыл җирлеге башлыгы Илдар Һадиуллин, ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмәгыйлова җиткерделәр.
Нет комментариев