САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ләвидә апа 90 яшен тутырды

06 ноября 2021, 11:24

518

0

0

Ләвидә апа 90 яшен тутырды

Шыгай авылында яшәүче Рәхмәтуллина Ләвидә Абдулла кызына бүген 90 яшь тулды. Яшьлегендә шахтада хезмәт куйган, аннан инде, авылга кайткач, сатучы, балалар бакчасында пешекче булып эшләгән Ләвидә апа тормыш иптәше Чулпан белән 6 кыз бала тәрбияләп үстерәләр.  Бүгенге көндә ветеран үз йортында бер кызы тәрбиясендә яши. 9 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Ветеранны олуг юбилее белән  Азалак авыл җирлеге башлыгы  Илгизәр Габделгазизов тәбрикләде,  изге теләкләрен  җиткерде  һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның  котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән һәм авыл җирлеге башкарма комитетыннан истәлек бүләкләре тапшырды.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев