САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Куҗак авылында яшәүче Идиятуллина Анна Михайловна бүген 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте

24 сентября 2018, 09:58

1658

0

1

Куҗак авылында яшәүче Идиятуллина Анна Михайловна бүген 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте

Гомер бәйрәме белән юбилярны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Әлфинур Мияссәрова, авыл имам-хатыйбы Илдар Әшрафуллин, балалары, якыннары тәбрикләделәр, бәрәкәтле гомер теләделәр.

 Фәндәс Әнәсович Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләкләрен тапшырды. 
Ләке авылы кызы, Куҗакка абыйсы янына кунакка килгәч, булачак тормыш иптәше белән таныша һәм шушында килен булып төшә. Гомере буе “Корыч Кул” колхозында эшли, терлек, кош-корт карый, алдынгы сыер савучы була. Биш балага тормыш бүләк итә, бүгенге көндә кече кызы һәм кияве тәрбиясендә яши. Онык-оныкчыкларын күрү бәхетенә ирешкән кадерле әни, әби булып, үзе әйтмешли, үз күзләре белән күреп, үз аяклары белән йөреп, теләгәнне ашап, булганына канәгать итеп яши. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев