Күтәмәле авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтдинов Миннәхмәт Мөхәммәтдин улына бүген 95 яшь тулды
Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, истәлек бүләге тапшырды. Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев, район ветераннар Советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе Әлфия Галиева да юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.
Нет комментариев