САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Колмәт авылында туып-үскән, бүгенге көндә Мортыштамакта яшәүче Хәсәнов Мөдир Хәсән улына 90 яшь тулды.

14 августа 2018, 15:35

2379

0

1

Колмәт авылында туып-үскән, бүгенге көндә Мортыштамакта  яшәүче Хәсәнов Мөдир Хәсән улына 90 яшь тулды.

Россия Президенты Владимир Путин котлавын аңа район башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы үзе тапшырды, иң изге теләкләрен юллады. Ветеранны халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы  Лилия Гыйльметдинова,  “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев котладылар. Кызы Бриллиант, оныклары Гүзәлия белән Резедә, оныкчыгы Азалия, туганнары да Мөдир агага, җылы тәбрик сүзләренә кушып, ихлас рәхмәтләрен ирештерделәр.

Сугыш елының бар авырлыгын үз җилкәсендә татый ул. Яшьли колхозга эшкә килә. Җиңү турындагы хәбәрне дә басуда чәчү чәчкәндә ишетә.  Әлмәт, Азнакай шәһәрләрендә төзелеш эшләрендә дә эшли.1960 нчы елда гаиләсе белән Мортыштамак авылына кайтып төпләнә. Гомере буе “Үрнәк” колхозында балта остасы, төзүче булып эшли. “Безне ул өйле итте, авылдагы күп кенә йортларга аның күңел җылысы салынган. Бик тырыш, эшчән, гадел, гаиләсе дә һәркемгә үрнәк булды. Авыл сабантуйларының оста көрәшчесе дә әле ул”, - диләр авылдашлары аның хакында. Ветеран турында тулырак язма – газетаның алдагы саннарында.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X