Иске Имәндә яшәүче Әлфия апа Талиповага 90 яшь тулды
Иске Имән авылында яшәүче Әлфия Вәлимөхәммәт кызы Талиповага 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде, изге теләкләр белән, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова, балалары, оныклары да юбилярга иң җылы тәбрик сүзләре җиткерделәр.
Бу хакта тулырак язма - газетабызның алдагы саннарында.
Нет комментариев