САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Имән авылында яшәүче Мияссәрә Шакировага 100 яшь тулды

18 июля 2018, 09:24

3258

0

0

Иске Имән авылында яшәүче Мияссәрә Шакировага 100 яшь тулды

Гасырлык бәйрәме белән аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, хәрби комиссар Дашгын Гасанов, “Нөркәй” агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов, авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Пенсия фонды идарәсенең районара клиент хезмәте җитәкчесе Асыляр Харисов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең район башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Харисова, авыл ветераннар советы рәисе Наилә Миңнемөхәммәтова, уллары-киленнәре, оныклары, оныкчыклары, туганнары тәбрикләделәр.

 

Фәрит Мөнәвирович юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткаларын, истәлек бүләге тапшырды. 
- Озак яшәүнең сере – хәрәкәттә, - ди Мияссәрә апа. – Аллага шөкер, шушы яшемә җитеп, бер тапкыр да, авырып, хастаханәдә ятканым булмады. Безнең буын кычыткан ашап үсте, мөгаен, шул витаминлы үләннәрнең дә файдасы тигәндер. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X