САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Имән авылында яшәүче Фатыйма апа Гайнемовага 95 яшь тулды

04 октября 2018, 15:38

1635

0

1

Иске Имән авылында яшәүче Фатыйма апа Гайнемовага 95 яшь тулды

Тальян гармунын сузып, кунаклар каршына җырлап үзе чыкты юбиляр. Күңеле дә, йөзе дә яшь Фатыйма апаны җырга-моңга гашыйклыгы тагын да яшәртә төшә. Азалак авылында туып, Иске Имән авылында яшәгән, хезмәт куйган ветеран. Балалар бакчасында, мәктәптә пешекче булып эшләгән. Кайда гына йөрсә дә, аның тугры юлдашы – гармуны белән җырлары. Тормыш иптәше Бикмөхәммәт белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, 40 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше, улы Мәүлет – бүгенге көндә гүр ияләре. Балаларының барысы да уен коралларында уйныйлар, матур итеп җырлыйлар. Күп смотр-концертлар, бәйгеләр лауреатлары. 
Фатыйма Хәлиулла кызын олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Нөркәй” агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов, авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова, авыл җирлеге депутаты Дамир Галиев, мәдәният бүлеге баш белгече Фалыйх Мостафин, авыл мәдәният хезмәткәрләре, балалары, якыннары тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Фәрит Мөнәвирович Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, истәлек бүләкләре тапшырды. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев