САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Имам мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков Корбан бәйрәме белән котлый

20 июля 2021, 16:20

1797

0

0

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәктүһ!

Корбан бәйрәме якынлаша. Ул - безнең өчен кылган гөнаһларыбызның ярлыкануы, Аллаһ кушмаган гамәлләрдән тыелу, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә, фәкыйрьләргә, ятимнәргә шатлык бүләк итү көне дә.

Ибраһим гәләйһиссәламнең: “Әгәр дә миңа угыл бала бирсәң, мин шул баламны корбан итеп чалырга әзер”, - дигән сүзләре һәркемнең исендәдер. Ләкин Аллаһы

Тәгалә бәндәләрнең каннарын түгүче түгел, ул бары шул рәвешле пәйгамбәребезнең иман ныклыгын сынады. “Йә, Ибраһим, Раббыңа әйткән нәзереңдә тугърылыклы булуыңны исбатладың. Аллаһ синнән разый булды. Инде корбан итеп улыңны түгел, куй чал”, - дип, аңа бер сарык җибәрде. Шул көннән башлап, дөньядагы барча мөселман халкы корбан чала. Аллаһ ризалыгы өчен чалына торган корбаннан аккан кан белән бергә, корбан хуҗасының гөнаһлары юылыр, диелә.

Корбан Гаете - Раббыбызның чиксез нигъмәтләре өчен рәхмәтебезне белдерергә, буйсынуыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирә торган зур гыйбадәт тә.

Шул ук вакытта корбан чалып, мохтаҗларга ярдәм итү кешеләр арасындагы матди аермалыкларны да киметә, кардәшлек- дуслык җепләрен ныгыта. Корбан

Гаете адәм балаларының җир йөзенә яшәр өчен яратылганын да ассызыклый һәм бу дөньяда кеше каны коелмасын, дип, аваз сала.

Газиз дин кардәшләрем! Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә, исламның хак дин булуына тагын бер кат инанып, мохтаҗларга, ятимнәргә, төрле бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә хәлдән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, туганнарыбыз, күрше-күләннәребезнең хәлләрен белешик!

Якынлашып килүче Корбан бәйрәме һәрберебезнең күңеленә иман нуры өстәсен! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Сезне үзәкләштерелгән дини оеш-ма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман район мөхтәсибәте һәм дә үз исемемнән Корбан бәйрәмебез белән чын күңелдән тәбрик итәм! Аллаһы

Тәгалә корбан чалучыларның корбаннарын кабул итсә иде һәм Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде. Сезнең һәркайсыгызга бу дөньяда һәм ахирәттә тынычлык һәм иминлек, бәхет телим. Корбан бәйрәмебез котлы һәм мөбарәк булсын!

Район мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев