САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллинның мөрәҗәгате

09 мая 2023, 07:22

102

0

0

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллинның мөрәҗәгате

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
9 Май –дәүләтебез тарихында аеруча әһәмияте булган дата. Җиңү Көне – совет халкының чиксез батырлыгы, фронт белән тылның рәхимсез дошманга каршы моңа кадәр тиңе булмаган берләшүенең ачык шаһиты.
Илебез бәйсезлеген саклап калган геройларның үлемсез батырлыгы – һәрберебезнең йөрәгендә. Без, бүгенге буын, Туган Илебезне генә түгел, ә бар дөньяны фашизмнан коткарган, Ватаныбыз иминлеге өчен гомерләрен корбан иткән батырларның якты истәлеге алдында баш иябез. Бөек Ватан сугышында җиңү – ул милли горурлык, хәрби дан һәм илебез халкының бердәмлеге символы. Үсеп килүче буын һәм бүген Ватанны саклаучылар сафларында хезмәт итүче яшьләр өчен ныклык һәм каһарманлык үрнәге булып торучы ветераннарның һәммәсе алдында без чиксез бурычлы. Бөек Җиңүнең варислары булу – гаять зур дәрәҗә. Аянычлы югалтулар белән яулап алынган тынычлыкны саклап калу – безнең изге бурыч. Шуны истә тотып, бүгенге буынның өлешенә туры килгән сынауларга каршы торып, илебезнең иң асыл уллары һәм кызлары Туган Илне яклап көрәшкә күтәрелде. Безнең йөрәкләрнең җылысы, кайгыртуыбыз һәм рәхмәтле булуыбыз аларның изге хәрби хезмәтен җиңеләйтсә һәм һәрберсенә исән-имин илгә әйләнеп кайтырга насыйп булса иде, дигән теләктә торабыз. Кадерле ветераннар – Илексаздан Әхмәтҗанов Шәрипҗан ага, Куҗактан Исмәгыйлов Габделәхәт ага, Сарманнан Фәйзуллин Мөхәррәм ага, тыл хезмәтчәннәре, батырларның якты истәлеген йөрәкләрендә саклаган толлар, балачакларын сугыш урлаган сугыш чоры балалары! Ил өчен барган аяусыз көрәштә күрсәткән батырлыкларыгыз, ихтыяр көчегез, рух ныклыгыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз һәм бүгенге матур тормышыбыз өчен сезгә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Хөрмәтле райондашлар! Бөек Җиңү көне белән чын йөрәктән котлыйм, һәммәгезгә исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге телим. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты булсын. Җиңү Көне белән!

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев