САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген Дамир Гарифуллинның иҗат кичәсе үткәрелде

15 мая 2019, 19:22

1722

0

2

5 майда якташыбыз – Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова премияләре лауреаты, галим, тарихчы, язучы, шагыйрь Гарифуллин Дамир Хәйрулла улына 80 яшь тулган иде. Бүген шушы уңайдан район мәдәният йортында аның иҗат кичәсе үткәрелде. Дамир абыйны гомер бәйрәме белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин, башкалабыз Казаннан, тирә-як районнардан килгән мәртәбәле кунаклар тәбрикләде, аңа республикабыз хөкүмәте бүләкләре тапшырылды, аның сүзләренә язылган җырлар, шагыйрьнең шигырьләре яңгырады һәм аның адресына иң җылы теләкләр әйтелде. 
Бу хакта тулырак фоторепортаж алдагы көннәрдә биреләчәк. Ә тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев