Район киночелтәре җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов Россия киносы көне белән котлый

Кино-сәнгатьнең иң әһәмиятле төрләренең берсе. Милләтнең һәм халыкның имиджын формалаштыруда кино бик зур роль уйный. Кино-кешенең психологик чарасы, ул уйландыра, тәрбияли, үзгәртә, илһамландыра. Күп кенә фильмнар кешенең күңелендә җылы хисләр калдыра, мәрхәмәт, хөрмәт, намус кебек кыйммәтләрне ассызыклый.
Быелгы ел ил күләмендә Кино елы дип игълан ителсә, без ел да 27 августны Россия киносы көне буларак билгеләп үтәбез. Шул уңайдан мин кино хезмәтенә үзләреннән зур өлеш керткән, хәзерге көндә лаеклы ялда булган ветераннарыбызны, бүгенге көндә кино хезмәтендә алдынгы күрсәткечләр яулау өчен тырышып эшләгән тынгысыз хезмәткәрләремне, кино сөючеләрне бәйрәм белән котлыйм. Киләчәк ил-көннәребез тыныч, аяз, тәннәребез сихәт булсын һәм, әлбәттә инде, киләчәктә күңелләребез күтәренке булып, кино сәнгатенә игътибарыгызны тагын да арттыруыгызны теләп калам.
Ринат Шәрәфетдинов, район киночелтәре җитәкчесе.
Нет комментариев