САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарманда Миннезәкия апага 90 яшь тулды

26 июля 2016, 07:13

749

0

0

Сарманда Миннезәкия апага 90 яшь тулды

Сарман авылында улы Айдар, килене Лилия Гыйльметдиновлар гаиләсендә гомер кичерүче Миннезәкия Галимулла кызына бүген 90 яшь тулды. Тумышы белән Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылыннан булса да, ярты гасырдан артык ул Сарманны үз итеп, яратып, аның уңышлары өчен сөенеп яши. Бик гыйлемле, зыялы әби. Хәтере яхшы. Иң гаҗәпләндергәне: һаман да булса хәрәкәттә, бер дә эшсез тормый. Хуҗалыкта маллар караша, печән өешә. СөбханАлла, күз тимәсен.

- Күршеләрдән, кешеләрдән дә уңайсыз, эшләтәләр, дип уйламасыннар, дибез. Үзе шундый тынгысыз, без өйдә юкта бар эшләрне эшләп куя. Ходай сәламәтлектән аермасын, - ди улы Айдар.

Олуг юбилее уңаеннан аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Ул Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды һәм иң матур теләкләрен әйтте. "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина да ветеранга бәрәкәтле гомер, сихәтлек теләде.

Балалар, оныклар, кияү-киленнәр дә, кодагые Даимә апа Вәлиева да юбилярны ихдастан тәбрикләп, җылы тәбрик сүзләрен ирештерделәр.

Тулырак язма район газетасының 27 июль санында чыгачак.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X