САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарманда Бөек Ватан сугышы ветераны Хан Вагыйзовка 95 яшь тулды

22 июня 2016, 13:43

709

0

0

Сарманда Бөек Ватан сугышы ветераны Хан Вагыйзовка 95 яшь тулды

Сарман авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Вагыйзов Хан Вагыйз улын районда белмәгән кеше юктыр. Аңа бүген 95 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Ул Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды, изге теләкләрен җиткереп, истәлек бүләге тапшырды. Сарман авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәсәнов, район ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, ветеран эшләгән чорда "Сельхозтехника" берләшмәсен җитәкләгән Федор Андрианов һәм волонтерлар да Хан Вагыйз улына ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле гомер теләделәр.

- Паспортына, туган җире - Сарман районы Иске Әлмәт, дип язылса да, чынлыкта исә, безнең әткәй Себердә туган, берничә көнлек баланы алып кайтып, монда теркәгәннәр, - дип Хан абыйның тууы тарихы серен чиште безгә кызы Наилә апа. - Шуңа себер яклары ныклыгы бар анда.

Чыннан да, эшкә дә нык, хәтере дә яхшы, энергиясе дә ташып тора әле Хан абыйның. СөбханАлла, күз тимәсен. Әле машина йөртә иде, быел гына балалары руль артына утырырга рөхсәт бирмәгәннәр.

"Георгий Жуков" медале, Бөек Ватан сугышы ордены, күпсанлы юбилей медальләре иясе Хан Вагыйз улын балалары, туганнары бик хөрмәт итәләр. Бәйрәме көнендә дә иң матур теләкләрен җиткереп, үзен ихластан тәбрикләделәр.

Тулырак язманы "Сарман" газетасының киләсе саныннан укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев