Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Медицина хезмәткәре көне белән котлый

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, лаеклы ялдагы ветераннар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәре көне белән тәбрик итәм.
Районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә гомерләрен иң игелекле хезмәткә багышлаган дистәләрчә табиблар һәм шәфкать туташлары эшли. Бу хезмәт сездән фидакарьлек, тәвәккәллек һәм олы йөрәклелек таләп итә. Сез кешеләргә иң авыр вакытта ярдәмгә киләсез, югары һөнәри осталык һәм игелеклелек үрнәге күрсәтәсез.
Соңгы елларда районда медицина хезмәтен күрсәтүне яхшыртуга зур игътибар бирелде. Яңа җиһазлар кайтарылды, заманча алымнар гамәлгә кертелде, төзекләндерү эшләре алып барылды. Авылларда өр-яңа фельдшер-акушерлык пунктлары сафка бастырыла. Халык сәламәтлеген саклау буенча күп мәсьәләләр сезнең сафларда үз эшенә бирелгән табиблар һәм шәфкать туташлары булу нәтиҗәсендә уңышлы хәл ителә.
Сезгә җаваплы һәм тырыш хезмәтегез, кешелеклелегегез, үз хезмәтегезне ихлас яратуыгыз өчен рәхмәт! Сезнең үзегезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете һәм сарманлылар сәламәтлеген саклауда уңышлар телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев