Россия көне белән, райондашлар!

1990 елның 12 июнендә Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителү Россия тарихында яңа сәхифә ачты. Әлеге вакыйга илдә иҗтимагый-сәяси, икътисади үзгәртеп коруларның, өр-яңа дәүләт төзелүнең башы булды.
Россиялеләр өчен бу көн - азатлык, тынычлык, теләктәшлек, милли бердәмлек көне. Бу бәйрәм илебез халкына элек-электән хас булган ватанны ярату, милли горурлык, буыннар бәйләнеше кебек төшенчәләрне дә берләштерә. Милли республикалар өчен шунысы да бик әһәмиятле - Декларация һәркемгә лаеклы тормыш, туган телне үстерү һәм туган телдә аралашу, аны дәүләт теле югарылыгына күтәрү мөмкинлеге дә бирде.
Дуслар! Сезне чын күңелдән Россия көне белән тәбрик итәбез. Сезгә бар өлкәдә дә уңышлар, гаиләләрегездә иминлек, бәхет телибез. Киләчәктә дә район тарихына матур сәхифәләр генә языйк!
Нет комментариев