Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Сабантуй бәйрәме белән тәбрикли

Хөрмәтле райондашлар, бәйрәмебез кунаклары!
Сабантуй - халкыбызның буыннан-буынга, гасырлардан-гасырга бергә җыелышып, уй-хисләрен уртаклашып, язгы кыр эшләре беткәннән соң үзара аралашып бәйрәм итә торган милли бәйрәме. Аны ел саен һәркем көтеп ала. Сабан туенда без язгы чәчүгә нәтиҗә ясыйбыз, мәйдан түренә иң элек кыр батырларын чакырып, аларга рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез. Авыл хезмәтчәннәренең районыбыз, республикабыз социаль-икътисади үсешенә керткән олы хезмәтләре чиксез хөрмәткә лаек. Без аларның уңышлары белән горурланабыз. Быелгы бәйрәм районыбыз халкы өчен аеруча шатлыклы. Сарманлылар - язгы кыр эшләре буенча республикада алдынгылар сафында, аны уңышлы башкарып чыктылар һәм республикабызның табыннар муллыгы өчен зур өлеш керттеләр. Барлык тармакларда да нәтиҗәле эшләребез, уңышларыбыз бар.
Сабан туеның җыр-бию, уен-көлке, көрәш һәм спорт ярышлары уза торган киң мәйданы татар халкының көч-егәрен, рух камиллеген күрсәтү белән бергә, аның кунакчыл, киң күңелле булуын, дуслык-туганлык хисләрен дә чагылдыра.
Быелгы Сабан туйлары күп сөенечләр китерсен, тормышыгызны ямьләндерсен, игелекле эшләргә рухландырсын. Барыгызга да ихластан исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим.
Котлы булсын Сабантуй!
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев