Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй белән котлый

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле дуслар!
Сезне татар халык бәйрәме Сабантуй белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Ул - табигать уяну, халкыбызның хезмәт сөючәнлеге, ачыклыгы һәм кунакчыллыгы символы. Буыннан-буынга кадерләп тапшырылып, бу бәйрәм үзенчәлекле гореф-гадәтләребезне һәм рухи мирасыбызны гәүдәләндерә.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулган елны Сабантуй яңача яңгыраш ала. Милли тантанабыз турындагы истәлекләрен иҗатында мәңгеләштереп, шагыйрь татар рухының байлыгын күрсәтте.
Россиянең һәм дөньяның төрле почмакларында киң танылып, Сабантуй уртак хезмәт һәм дуслык бәйрәменә әверелде.
Быел бәйрәм чараларында катнашу өчен илебезнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән дәрәҗәле хөрмәтле кунаклар килүенә без бик шатбыз. Сабантуйда катнашучы һәркем милләтебезнең иң күркәм гореф-гадәтләре һәм мәдәни җәүһәрләре белән якыннан танышыр дип ышанам.
Шушы матур бәйрәм көнне барыгызга да күтәренке кәеф, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Нет комментариев