Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Газета-журналларның бүген ниндиләре генә юк. Шулай да алар арасында халык яратып укый торган, инде еллар дәвамында аның «үзенекенә» әверелгән берничәсе була. Күпләр өстенлек биргән бу басмалар гади һәм аңлаешлы итеп яза, тормышның бар якларын тигез яктырталар. «Сарман» - шундыйларның берсе, дип ышаныч белән әйтәбез без. Чыга башлавының быел 85 еллыгын билгеләп үтүче район газетасы - аның елъязмасы. Район тормышындагы барлык вакыйгаларның шаһиты буларак, ул аларны вакытында һәм объектив яктыртуга зур көч куя, райондашларыбыз, читтәге якташларыбыз турында яза, киңәшләшә, җавап бирә… «Новый Сарман» хәбәрләрне үзенең рус телендә укучыларына җиткерә. Сайтыбыз, Интернет челтәрендәге төркемнәр аша безнең яңалыклар белән дөньяның барлык төбәкләрендә танышалар, газетаның электрон варианты да бар. Нинди форматта чыкса да, киләчәктә дә район газетасының үз укучылары булачак, ул һәр өйдә көтеп алыныр, дип ышанабыз.
19 май - Татарстан Матбугаты көне. Шул уңайдан хезмәттәшләремне, матбугат ветераннарын чын күңелдән котлыйм. Исәнлек-саулык, гаилә бәхете, куанычлы имин тормыш телим.
Альбина Сабирова, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге директоры.
Нет комментариев