Татар халкында "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" дигән мәкаль бар. Ә нигә хатын-кызлар турында да мондый мәкаль юк икән? Нинди генә эш башкармый бит алар: өйдәге барлык вак-төяк мәшәкать, башкасы, дисеңме. Ашарга пешерү, балаларга өй эшен әзерләтү һәм тагын күп нәрсә өчен дә хатын-кыз кирәк. Ул - оста тәрбияче, күпкырлы һөнәр иясе, нечкә психолог. Ә вакыт үтү белән, "хатын-кыз" дигән төшенчәнең әһәмиятен тагы да тирәнрәк аңлыйсың.
Кадрия апа да - югарыда телгә алынган сыйфатларга ия. Юкка гына ир-ат эшен сайламагандыр ул. 25 ел гомерен район эчке эшләр бүлегендә балигъ булмаган балалар белән эшләүгә багышлады элеккеге хезмәттәшебез.
Кадрия Әхмәтова Иске Минзәләбаш авылында Маһинур апа белән Әмирҗан абый гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәптә яхшы укый, спортны ярата, мәктәп, район күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнаша. Балаларга мәхәббәте аны Алабуга дәүләт педагогия институтына алып килә. Биредә дә ул иң актив студентлардан була. Төрле түгәрәкләргә йөри, спортта алдынгы урыннарны яулый. Институтны уңышлы тәмамлап, Янурыс урта мәктәбенә укытырга кайта. Ул балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Шушы елларда аны тормыш юллары Түбән Әхмәт егете Фәрит белән очраштыра. Озак та үтми, алар язмышларын бергә бәйлиләр. Мәхәббәт җимешләре булып, уллары Илнур, соңрак кызлары Лилия туа.
1982 нче елдан К.Әхмәтова район мәгариф бүлегендә методист булып эшли башлый. Эш дәверендә төрле язмышлы, шул исәптән авыр балалар белән дә очрашырга туры килә. Алар белән турыдан-туры эшләү, ярдәм кулы сузу теләге аны 1984 нче елда район эчке эшләр бүлегенә алып килә. Биредә аңа балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясенең өлкән инспекторы вазифасын йөклиләр. Тынгысыз, бала язмышы белән бәйле хезмәтнең никадәр җаваплы икәнен, район эчке эшләр бүлегенә аяк басканчы ук, яхшы аңлый ул. Эшен яратып, зур җаваплылык тоеп башкара, хезмәтенә чын күңелдән бирелгәнлеге белән башкаларга үрнәк булып тора. Вакыт белән исәпләшми: балигъ булмаган балалар белән бик күп профилактик чаралар үткәрә, авыр гаиләләр белән эшли, яшүсмерләр белән әңгәмәләр уздыра. Мәктәптә үткәрелгән ата-аналар җыелышлары да аннан башка үтми. Шунсыз мөмкин дә түгел, чөнки тыныч кына башкара торган эш түгел бу. Аз гына саксызлык күрсәтсәң дә, кечкенә генә ялгышлык җибәрсәң дә, кеше язмышы чәлпәрәмә килергә мөмкин. Ә һәр бала, һәр яшүсмер - үзенә генә хас эчке дөньясы, уй-хыяллары булган шәхес. Шуңа күрә вакытында чара күрү, хокук бозуларны кисәтү, дөрес карар кабул итү бик мөһим. Ялгышлык җибәрмәдемме, бу балага катырак кагылмадыммы, дип уфтанган чаклары да еш була аның.
Эшләгән елларындагы гыйбрәтле хәлләр әле дә күңел түрендә саклана Кадрия апаның. "Яшүсмерләр тарафыннан кылынган күп кенә җинаятьләр ачылды", - дип искә ала ул. Шундыйларның берсе хакында безгә дә сөйләп алды. Район авылларының берсендә балигъ булмаган кыз бала, күршесенең алтыннарын урлап, юкка чыга. Кызны федераль эзләүгә биргәннән соң, аның Сызрань шәһәрендә булуы ачыклана. Аны яшүсмерләрне вакытлыча тоткарлау үзәге хезмәткәрләре тоткарлаган була. Ләкин инспекторлар өч көн буе кызның теленә ачкыч таба алмыйлар. Кадрия апаны тиз арада Сызрань шәһәренә командировкага җибәрәләр. Кыз аңа җинаять кылганлыгы турында сөйләп бирә.
Бүлектә хезмәт куйган дәвердә яшүсмерләр тарафыннан кылынган нинди генә җинаятьләрнең эзенә төшәргә туры килми аңа. Бик күп яшүсмерләрне ялгышлардан, начар юлга басудан аралап кала ул. Ә моның өчен рәхмәт сүзләре ишетү - икенче зур шатлык.
Тырыш хезмәте өчен К.Әхмәтова РФ Эчке эшләр министрлыгының 1, 2, 3 нче дәрәҗә "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә, "Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре" дигән исемгә, "Иң яхшы балигъ булмаганнар белән эшләү хезмәткәре" күкрәк билгесенә, төрле дәрәҗә Мактау кәгазьләре һәм башка бүләкләргә лаек була. Милиция подполковнигы дәрәҗәсенә күтәрелә. Рәсеме күп еллар ТР Эчке эшләр министрлыгының Почет тактасында тора.
Авыр, тынгысыз хезмәт башкаруы өстенә Кадрия апа спорт ярышларында да актив катнаша, һәрвакыт алдынгы урыннарны ала. Бигрәк тә тирда пистолеттан ату ошый аңа. Концертлардан да читтә калмый ул.
Гаиләдә ныклы терәге булганы, һәрвакыт аңлаганы, һәрдаим ярдәм итеп торганы өчен Кадрия апа тормыш иптәше Фәрит абыйга бик рәхмәтле. Фәрит Миңнеәхмәт улына да 7 мартта 55 яшь тула. Ул аграр көллияттә менә ике дистә елдан артык инде укытучы булып эшли. Үзенең тырыш хезмәте, таләпчән, тынгысыз, тирән белемле булуы белән коллективында да, укучылар, әти-әниләр арасында да абруй казана. Әхмәтовларның балалары да үзләре кебек тырышлар. Уллары Илнур, кызлары Лилия дә югары белем алып, тормышта үз урыннарын таптылар, матур гаилә корып яшиләр.
Хәзерге вакытта Кадрия апа - лаеклы ялда. Шулай булса да, ул - балалар арасында: Сарман урта мәктәбендә 11 нче класс укучыларына юридик белем бирә.
Без якты йөзле, ягымлы, ярдәмчел, көчле рухлы Кадрия апа белән горурланабыз, тырыш хезмәте өчен, зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Шушы көннәрдә К. Әхмәтованың - гомер бәйрәме, 55 яшьлек юбилее. Хөрмәтле Кадрия Әмировна! Район эчке эшләр бүлеге коллективы һәм ветераннар советы исеменнән, сезне чын күңелдән матур бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык-куанычлардан торган якты көннәр, зурдан-зур уңышлар телибез. Алдагы көннәрдә дә Фәрит абый белән тигезлектә, тормышның һәр мизгелен күркәм гамәлләр белән бизәп яшәгез.
Нет комментариев