Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый

Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!
Бу якшәмбедә без 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәмен каршылыйбыз. Нинди сәяси үзгәрешләр кичерсәк тә, ул һәрбарчабыз көтеп алган, барыбыз өчен дә иң якты бәйрәм булып кала. Чөнки ул хезмәтне, эш кешесен олылый, бердәмлек, туганлык, дуслык билгесе булып тора.
Яз - яңарыш чоры. Без үзебез яшәгән, эшләгән урыннарда өмәләр үткәреп, җирлегебезне тагын да яшәртеп, ямьләндереп җибәрдек. Басуларда хезмәт шавы тынмый - игенчеләребез булачак уңышка нигез сала. Һәр тарафта - күңел күтәренкелеге.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм хезмәт уңышлары телим. Бәйрәм барыбыз өчен дә яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч булып торсын. Әлеге җылы яз көннәре дуслар һәм якыннар белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яшәү көче бирсен, ветераннар күңелендә бары тик якты хатирәләрне уятсын. Имин көннәрдә максатларны уртак итеп яшәргә язсын.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев