САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарманда Наҗия апа Габидиновага 90 яшь тулды

25 марта 2016, 13:06

829

0

0

Сарманда Наҗия апа Габидиновага 90 яшь тулды

Тыл һәм хезмәт ветераны Габидинова Наҗия апага бүген 90 яшь тулды. Истәлекле көне белән аны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәсәнов тәбрикләделәр.

- Ходай Тәгалә Сезгә озын гомер биргән. Сез ялгыз түгел, үзегезне хөрмәт итеп, туганнарыгыз җыелган. Бүгенге рәхәт көннәрне күрү - үзе зур бәхет. Киләчәктә дә сәламәт гомер кичереп, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын, - диде Гүзәл Рифкатовна һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды.

Наҗия апалар гаиләдә тугыз бала булсалар да, бүгенге көндә дүртесе генә исән. Дүртесе дә ачык йөзле, киң күңелле. Бәйрәм көнендә бергә очрашкач, бигрәк тә сөенәләр.

- Без күргән авырлыкларны язып кына да, сөйләп кенә дә бетерерлек түгел. Аллага шөкер, хәзерге тормышлар әйбәт. Дөньялар берүк тыныч булсын, - ди Наҗия апа.

Бүгенге көндә төп йортта берүзе яши ул. Сеңлесе Сания апа һәркөнне диярлек килеп, хәлен белеп тора. Атна саен, балалар, оныклар белән килеп, мунчасын ягып кертәләр, тәмле ризыклар пешереп сыйлыйлар үзен, тиешле хөрмәт күрсәтәләр. Киләчәктә дә гомерләре кадер-хөрмәттә үтсен иде.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев