Җәлилдән Рәис Кәлимуллин хатын-кызларга иң изге теләкләрен җиткерә

Рәис Кәлимуллин, «Инвест групп» ҖЧШ, «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе:
- Яз күңелнең иң нечкә кылларына кагылып үтә, иркәли, дөньяга, яшәешкә өмет сулышы өрә, яхшылыкка өнди. Ә сез, кадерле әниләребез, әби-апаларыбыз, сеңелләребез, кызларыбыз да - яз кебек нәфис, ягымлы, гүзәл һәм кадерле. Шуңа күрә дә 8 Март иң якты һәм матур, чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Сез, хатын-кызлар, хаклы рәвештә дәүләттә, җәмгыятьтә һәм гаиләдә иң мөһим урынны алып торасыз, шулай ук гаилә учагын сүндермичә саклап тотучы олы көч тә.
Кадерле хатын-кызлар, хөрмәтле сылу хезмәттәшләребез, каләмдәшләребез! Сезгә, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Эшегез сезгә канәгатьлек хисе һәм шатлык алып килсен. Барлык хыялларыгыз, теләкләрегез гамәлгә ашсын. Өйләрегездә, күңелләрегездә тынычлык, иминлек, мәхәббәт һәм муллык хөкем итсен. Йөзләрегез һәрвакыт балкып торсын.
Нет комментариев