Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргат Хөснетдинов хатын-кызларны тәбрикли
Фиргат Хөснетдинов, Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы:
- Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге - хатын-кызларда. Алар безнең - йомшак куллы әниләребез, әбиләребез, кайгыртучан тормыш юлдашларыбыз, назлы сеңелләр, уңган киленнәр дә. Гомер юлыннан иңгә-иң атлап, алар гаилә учагының җылысын саклыйлар, төрле тармакларда тырыш хезмәт куялар.
Җирлектә яшәүче һәм эшләүче барлык хатын-кызларны, шулай ук районыбызның барлык гүзәл затларын язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәм. Бәйрәмнең кайсы да күңелгә рухи җиңеллек, күтәренкелек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне дә елмаеп аткан кояш матурлыгын, йөгерек гөрләвекләр җырын кушып, сәламәтлек, йортыгызга иминлек һәм бәрәкәт, муллык һәм бәхет алып килсен!
Нет комментариев