Сарманнан Рәүф Фатыйхов хатын-кызларны бәйрәмнәре белән котлый

Рәүф Фатыйхов:
- Язның беренче ае безгә яшәешебезнең бизәге булган гүзәл затлар - хатын-кызлар бәйрәмен алып килә. Ул якынлашкан көннәрдә кояш та нурларын мулрак сибә, җылы карашы белән бөтен тирә-якны уята. Табигатькә яз алып килгән бу бәйрәм тормышыбызны ямьлерәк, мәгънәлерәк итә.
«Электроника» кибетендә эшләүче хезмәттәшләремне, районның барлык гүзәл затларын 8 Март бәйрәме белән котлыйм. Барчагызга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, сөенеч тулы көннәр телим.
Нет комментариев