Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Ватанны саклаучылар көне белән котлый
Хөрмәтле райондашлар! 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне - илебез халкы өчен мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмне ничек кенә атамасыннар, тарихның барлык чорларында ул һәр ир-егетнең изге бурычны үтәү бәйрәме булып саналды. Ватанпәрвәрлек, батырлык, Ватанга фидакарьләрчә хезмәт итү Россия халкының алыштыргысыз кыйммәтләренең берсе булды, һәм киләчәктә дә шулай булып калачак. Без аяусыз сугыш елларында тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәткән Бөек Ватан сугышы ветераннары белән горурланабыз, Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәгән каһарманнарыбызны тирән ихтирам белән искә алабыз һәм хөрмәт итәбез, бүген илебез мөстәкыйльлеген, аның тынычлыгын саклаучыларга да ихтирам белән карыйбыз.
Халкының тынычлыгын сакларга сәләтле ил көчсез була алмый. Ә Россия - көчле ил, дигән фикер безнең үзаңыбызда элек-электән ир-егетләрнең каһарманнарча адымнар кылуы нәтиҗәсендә урнашты. Аларның кыюлыклары барлык буыннарга үрнәк булып тора.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев