САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рангазарда яшәүче Асия Хәбибуллинаны Әлмәт шәһәреннән Шиһаповлар гаиләсе юбилее белән котлый

20 февраля 2016, 06:39

641

0

0

Рангазарда яшәүче Асия Хәбибуллинаны Әлмәт шәһәреннән Шиһаповлар гаиләсе юбилее белән котлый

Рангазар авылында яшәп, Сарман аграр көллиятендә һөнәри белем алучы яшьләрне рус теле серләренә, нечкәлекләренә төшендереп, әдәбиятның сихри көчен аңларга ярдәм итүче Хәбибуллина Асия Алин кызы шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен - юбилеен билгеләп үтә. Төгәл, тырыш, пөхтә, күркәм Асиябыз, мөгаллимәнең үрнәк өлгесе генә түгел, гаиләдә - нәрсәгә тотынса, шуны башкарып чыга ала торган уңган хуҗабикә дә. Тормыш иптәше Ришат белән алар бер кыз, бер ул үстереп, олы тормыш юлына чыгардылар. Хәзер инде оныкларының кадерле әби-бабайлары булып, алар бәхетенә куанып яшиләр. Без - Әлмәттәге туганнары, бу үрнәк гаиләне яратабыз, хөрмәт итәбез һәм, Асияне юбилее белән котлап, музыкаль бүләк юллыйбыз.

Кадерлебез!Сине юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Саулык- сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез. Тигезлектә, шатлык-куанычта яшәп, балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, сез аларга кирәк булып, алар сезгә терәк булып, озын -озак еллар яшәргә насыйп булсын.

Асия!
Бәхетеңнән күпләр көнләшерлек,
Пар канатың атлый янәшә.
Кышкы бураннарга бирешмичә,
Шатлыкларга төренеп, мең яшә!
55тә тормыш йомгагының
Тик яртысы гына сүтелгән.
Әле алда зур бәхетләр күптер,
Язмышыңнан бүләк ителгән.
Әле алда - башланмаган гомер,
Зур өметләр, якты хыяллар,
Киләчәкне алдан күреп яши
Синең кебек күркәм ханымнар.

Зур хөрмәт белән, Әлмәт шәһәреннән Шиһаповлар гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев