Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Яңа ел бәйрәме уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итә

Хөрмәтле райондашлар!
Санаулы сәгатьләрдән без яңа 2016 елга аяк басабыз. Ул безне тарихның тагын бер яңа баскычына күтәрә. Бу минутларда һәркайсыбыз, гадәттәгечә, үткән белән киләчәк арасындагы шушы кыска гына мизгелдә үзебез өчен истәлекле вакыйгаларны күздән кичерәбез.
2015 ел илебез, республикабыз өчен мөһим булган истәлекле даталар елы булып тарихка кереп кала.
Май аенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллык данлы юбилеен тантаналы шартларда билгеләп үттек. Җиңүчеләрнең батырлыгын искә алдык, бүген арабызда яшәүче ветераннарыбызны зурладык.
Башкалабыз Казанда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты үтте.
Узып баручы ел безне Татарстан АССР төзелүнең - 95, районыбыз оешуның - 85, республикабызның суверенитеты турында Декларация кабул ителүнең 25 еллык юбилейлары белән дә истә калачак.
Авыл хезмәтчәннәре өчен 2015 ел киеренке ел булды. Уңышлы гына башланып китсә дә, елның җәй башы безне корылык белән, урып-җыю чорында озакка сузылган яңгырлары белән сынады.
Ләкин игенче-терлекчеләребез табигать сынавын уңышлы үтте. Районыбыз кырларыннан 106 мең тонна ашлык җыеп алынды. 83 мең тоннадан артыгы элеваторларга озатылды. Зәй шикәр заводына 275 мең тонна шикәр чөгендере җибәрелде. 4 мең тонна рапс тапшырылды. Шартлы терлек башына 44 центнер күләмендә терлек азыгы хәзерләнде.
Сөрүлек җирләренең һәр гектарына 62 килограмм тәэсир итүче матдә күләмендә минераль ашлама кертелде.
Терлекчелектә дә нәтиҗәләр куанычлы. Терлекләрнең баш саны кимемәде. Районда, 11 айлык нәтиҗәләр буенча, 13 мең 460 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 5137 савым сыер. 841 баш дуңгыз, 956 баш сарык үрчетелә.
11 айга 15 мең центнер ит җитештерелде, 197 мең центнер сөт савып алынды.
Социаль үсешнең төп программаларын гамәлгә ашыру элеккечә тулы күләмдә дәвам итте.
10 мең квадрат метрдан артык торак салынды. План 102 процентка үтәлде.
Социаль ипотека программасы буенча район үзәгендә 18 фатирлы йорт төзелде, шушы көннәрдә аны файдалануга тапшырачакбыз.
Федераль программа буенча:
- 13 яшь гаиләгә 10 миллион сумнан артык субсидия кайтты,
- барлыгы 372 сугыш ветераны, шул исәптән быел 6 ветеран, торак шартларын яхшыртты;
- 6 ятим балага квартира бирелә.
Күпфатирлы йортларга 32 миллион сумлык капремонт эшләре башкарылды. Киләсе елга да бу эшләр дәвам итәчәк. Планга тагын 13 йорт кертелде.
Районыбызда мәдәният, спорт, медицина объектлары төзелеше дәвам итә.
Быел "Авыл клубы" федераль программасы буенча Ләке авылында мәдәният үзәге файдалануга тапшырылды. Шушы ук бинада ФАП та урнашкан.
Иске Минзәләбаш, Иске Кәшер, Кәүҗияк, Бикмәт авылларында яңа модульле ФАПлар сафка басты.
4 авылда ФАПка, Саклаубаш участок больницасына капиталь ремонт үткәрелде.
Җәлилдә, Нөркәйдә - спорт мәйданчыклары, Саклаубашта ветеринария пункты, участковый йорты төзелде. Шундый ук йорт Иске Кәшер авылында да тапшырылды.
Иң шатландырганы - район үзәгенең яңа микрорайонында күптән көтеп алган 120 урынлы балалар бакчасын төзеп бетердек. Бүгенге көндә ул уңышлы гына эшләп килә.
2015 ел республикада Парклар, скверлар елы дип игълан ителгән иде. Үзәк ял паркының Мәңгелек ут монументына 14 миллион сумлык реконструкция үткәрелде.
Сарманда, Җәлилдә урам утлары тулысынча энергия саклаучы диодлы лампалар белән алыштырылды.
Республика программалары ярдәме белән районда юллар төзү-ремонтлау, су линияләрен яңарту эшләре дәвам итте.
Агымдагы елда мәдәният өлкәсендә дә уңышларыбыз шактый, матур гына концертлар узды, халыкның мәдәни ялын оештыруга игътибар артты.
2015 елда сәяси тормышыбызда зур тарихи вакыйга булды. 13 сентябрь көнне Республика Президентын, җирле үзидарә депутатларын сайладык.
Әйе, узып баручы ел гади генә булмады. Шул ук вакытта аның йомгаклары иртәгесе көнгә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә.
Хөрмәтле райондашлар!
Безнең бүгенге ирешкәннәребез - фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Уңышларыбызның һәрберсе безнең өчен бик кадерле.
Яңа ел якынлашкан сәгатьләрдә һәр тармакта хезмәт куючы барлык райондашларга, ветераннарга фидакарь хезмәтләре, кылган игелекле гамәлләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Һәр эштә ярдәм күрсәтеп торучы республика җитәкчеләренә - Президентыбыз Рөстәм Миңне-хановка, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинетына, "Татнефть", "Челтәр компаниясе" берләшмәләренә, "Җәлилнефть" идарәсенә олы рәхмәтемне белдерәм.
Кадерле райондашлар!
Сезне барчагызны да Яңа ел белән котлыйм. Ул һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде!
Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын.
2016 ел яңа уңышлар алып килсен. Яңа еллар котлы булсын!
Нет комментариев