Район башлыгы Фәрит Хөснуллин игелекле булырга өнди

Бүген - 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Халыкара инвалидлар көне үткәрү аларның проблемаларына игътибар юнәлтү, аларның мәнфәгатьләрен, хокукларын һәм иминлеген яклауга, җәмгыятьнең игътибарын инвалидларның сәяси, социаль, икътисади һәм мәдәни тормышта катнашуыннан алган өстенлекләргә юнәлдерүгә багышланган. Бу көн игълан итүнең максатлары - кеше хокукларын тулысынча һәм тигез үтәү, инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуына ирешү.
Бүген районда төрле категориядәге 3132 инвалид яши. Аларның 307се - балачактан инвалид, 173е - 18 яшькә кадәр булган балалар. 171 кешегә өйләрендә һәм Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат йортында социаль хезмәт күрсәтелә.
Инвалидлар көнен ел саен ункөнлек итеп билгеләп үтәбез. Бу чорда аларга игътибарны тагын да көчәйтү максатыннан, төрле чаралар оештырыла. Быелга да эш планы расланды. Сүз дә юк, без аларны ел әйләнәсе игътибар белән чорнарга, кайгырту күрсәтергә тиеш. Ә ункөнлектә оешма-учреждение җитәкчеләре, эшмәкәрләр аларга карата игелекле гамәлләрне тагын да күбрәк эшләрләр, дип ышанам. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәр өчен кулдан килгәннең барын да эшлик, аларны ярдәмебездән ташламыйк.
Нет комментариев