САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарманнан Суфия апа Сәләхова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

12 ноября 2015, 07:18

749

0

0

Сарманнан Суфия апа Сәләхова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бүген Суфия-апа Сәләхованың - 90 яшьлек юбилее. Суфия апа Чистай районы Татбагана авылында туган. Бүгенге көндә Сарманда гомер итә. Ире Мисбах белән бергә 4 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, Тормыш иптәше 1974 елны бакыйлыкка күчкән.

Суфия апаны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәсәнов, хезмәттәшләре тәбрикләделәр. Гүзәл Гәрәева Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Кызлары да, изге теләкләр теләп, Суфия апаны юбилее белән котладылар.

Суфия апага бәхет, балаларының игелеген күреп яшәвен телибез.

Суфия апа турындагы тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укый аласыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев