Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Халыклар бердәмлеге көне белән котлый

4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез.
Әлеге бәйрәм зур тарихи һәм рухи мәгънәгә ия. Ул - бердәмлек көче белән илебезнең бәйсезлеген һәм бөтенлеген саклап кала алган бабаларыбызның батырлыгын бөтен халык тарафыннан тану һәм ихтирам итү көне. Илебезнең язмышы белән кызыксыну, аның тарихи үткәненнән тагын бер кат сабак алу омтылышы дәлиле дә бу. Халыклар бердәмлеге көне безгә, бүгенге чор буынына, тынычлык-татулыкта яшәп, бергәләп эш иткәндә генә көчле була алуыбыз турында искәртә.
Татарстан бер-береңә ихтирамлы-рәхимле мөнәсәбәт, гасырлар буе сакланып килгән толерантлык, төрле диннәр вәкилләренең дус-тату яшәү традицияләрен саклау һәм үстерү үрнәге булып тора. Районыбызда да төрле милләт вәкилләре үзара дустанә мөнәсәбәттә, бөек Тукай әйткәндәй, «Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып», бер-берсенең мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кызыксынып, уртак бәйрәмнәр ясап, ярдәмләшеп яши. Бердәмлектә -көч, бердәмлектә - уңыш нигезе.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне бәйрәм белән тәбрик итәм. Барчагызга иминлек, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Бердәм, матур эшләребездә бер-беребезгә теләктәш булыйк.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев