САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кәүҗияктә Мияссара апа Габдрахманова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

12 октября 2015, 13:07

689

0

0

Кәүҗияктә Мияссара апа Габдрахманова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Кәүҗияк авылында яшәүче Габдрахманова Мияссара апага 95 яшь тулды. Ул, немец теле укытып, лаеклы ялга чыккан. Тормыш иптәше белән өч кыз һәм бер малай үстергәннәр. Бүгенге көндә Мияссара апаның 11 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.

Аны юбилее белән котларга муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов, авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Лариса Фатыйхова, авыл ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова, якыннары-туганнары килделәр. Фәндәс Вәлиев Мияссара апага Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллинның бүләген тапшырды. Авыл җирлеге юбилярга шулай ук бүләк әзерләгән иде.

Мияссара апа килгән кунаклар белән озак яшәү сере белән уртаклашты. "Озак яшәү серен галимнәр күптәннән ачканнар. Көн дә суган ашыйм мин, шуңа 95 яшемне тутырдым",- дип, озак яшәү серен ачты ул.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев