САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Имам мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков котлавы

23 сентября 2015, 12:43

725

0

0

Имам мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков котлавы

Бөек Корбан бәйрәме уңаеннан райондаш- ларыбызны чын күңелдән тәбрик итәм. Бу мөбарәк бәйрәм һәрберебездә иман нурын арттыра, изгелекләргә омтылу хисләрен уята. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, районы- бызда рухи тәрбиянең көчәюе, ата-бабалары- быздан мирас булып калган иман юлына кайту бик нык сизелә. Дини бәйрәмнәребезгә игъти- бар көчәя. Мәчетләрдә яшь буынның күпчелек булуы аеруча сөендерә. Районыбыздан хаҗга баручыларыбызның саны да артканнан-арта. Корбан бәйрәменә дә халкыбыз әзерлеген күрә. Корбан чалып, яхшылыклар эшләп, без бит авыр хәлдәгеләрне тернәкләндереп җибә- рәбез, шатлык өләшәбез, туган илебездә шәфкатьлелек таратабыз. Аллаһы Тәгалә бу бәйрәмебездә барыбызга да бәхет-сәгадәт, тынычлык, саулык-сәламәтлек, рухи кыйммәтләрне ныгытуга ярдәмен бирсә иде! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X