САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Янурыста Гадия апа Насыровага 95 яшь тулды

24 июля 2015, 12:23

601

0

0

Янурыста Гадия апа Насыровага 95 яшь тулды

Әстерхан өлкәсендә туып, бүгенге көндә кызы Әлфия, кияве Гөлүс Әхмәтҗановлар тәрбиясендә Янурыс авылында яшәүче Насырова Гадия Мөхәммәтҗан кызына бүген 95 яшь тулды. Аны муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткереп, истәлек бүләге, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырдылар. Кечкенәдән ятимлектә, үги ана тәрбиясендә үскән кыз үз гомерендә авырлыкларны шактый күргән. Ләкин тормыш мәшәкатьләренә карап кына, Гадия апа күңел матурлыгын, кешелеклелек сыйфатларын җуймаган, кырысланмаган. Киресенчә, ачык йөзе, сабырлыгы, эшкә булганлыгы, кешеләрне хөрмәтли белүе белән үзе дә ихтирамга лаек булып яши. Гадия апа башлангыч белем генә ала. Гомере буе тегүчелек белән шөгыльләнә, үзенең хезмәте белән бик күпләрне сөендерә. 1936 елда авылларына укытучы булып кайткан Сафиулла Мәүлит улы белән тормыш корып, 49 ел бергә матур гомер кичерәләр. 7 бала тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә алтысы - исән-сау. Әниләреннән еракта яшәүләренә, үзләре дә өлкән яшьтә булуларына карамастан, барысы да юбилейга хөрмәт итеп кайтканнар. 15 оныгы, 13 оныкчыгы һәм 1 оныкчыгынын баласына да Гадия апа - кадерле әби. Алар да янәшәсендә бөтерелеп кенә йөриләр. Юбилярның үзенә бүгенге яшен һич тә бирерлек түгел. Һаман да кул эшләре тота, бер дә эшсез утырырга яратмый. Күзлексез бәйли-тегә. Киләчәге дә якыннары янәшәсендә саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы белән үтсен иде, дигән теләктә калабыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев