Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин Ураза бәйрәме белән котлый

Бүген барлык мөселман дөньясы Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. Рамазан аеның тәмамлануы хөрмәтенә үткәрелә торган бу бәйрәм белән мөселманнар бер-берсен тәбрик итәләр, изге теләкләр телиләр, өйләрендә таба исе чыгарып, бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин да барлык райондашларны бәйрәм белән тәбрик итә. Аның Котлау хатында түбәндәге юллар бар:
"Мөхтәрәм райондашлар!
Бәрәкәтле Рамазан ае уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез. Безнең һәркайсыбыз бу олы бәйрәмне зур рухлану хисләре белән каршылый, сабырлык һәм игелеклелек ае күңелләребезне тагы да сафландыра, иманыбызны баета. Аллаһы Тәгалә үзенең бетмәс байлыкларын, тынычлык, бәхет-сәгадәт, сәламәтлек-иминлекләрен, шулай ук туганлык җепләрен һәм рухи кыйммәтләрне ныгытуга ярдәмен һәр гаиләгә һәм бөтен җәмгыятькә иңдерсә иде. Рамазан Гаете мөбарәк булсын!"
Нет комментариев