САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Чурашта Гыймаева Сабира апага 95 яшь тулды

03 июля 2015, 13:12

710

0

0

Чурашта Гыймаева Сабира апага 95 яшь тулды

Чураш авылында яшәүче Гыймаева Сабира Гыймай кызына 2 июльдә 95 яшь тулды. Аны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара Хуҗина, Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, якыннары-туганнары килделәр. Фәрит Мөнәвирович, Гөлнара Ильясовна, Вероника Вячеславовна ветеранны юбилее белән котладылар һәм бүләк тапшырдылар.

Сабира апа ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә (барлыгы гаиләдә 9 бала була). 20 яшендә тракторда эшли башлый, бу хезмәтне 55 яшенә кадәр башкара. Ул 35 ел буе өч төрле тракторны иярләгән. Хезмәт кенәгәләре яну сәбәпле, тракторчы буларак пенсиягә чыга алмаган. Төпчек энесе Лотфрахман гаиләсендә 56 ел гомер итә. Бүгенге көндә килене (энесенең хатыны) Гөлсәвия һәм аның улы Рафак белән яшиләр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X