САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин Сабантуй белән котлый

05 июня 2015, 11:50

632

0

0

Сабан туе - шатлык туе
Дөнья буйлап Сабантуйлар атлый: кыңгыраулы атлары, гармун моңнары, дәртле җыр-биюләре, көрәшләре белән. Сабантуй - язгы кыр эшләре тәмамланып, печән- гә төшәр алдыннан үткәре- лүче хезмәт бәйрәме генә тү- гел, ул - халкыбызның бердәм- леге, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм буын- нар бәйләнеше символы да. Бу бәйрәмдә татар халкының төп кыйммәтләре: хезмәт сөючәнлек, көчле рух, җиңүгә омтылыш, ачык йөз, кунакчыл- лык һәм туган җиргә карата мәхәббәт чагылыш таба. Сабантуйга дип, ераклардан туган-тума- чалар кайта, дус-иш агыла. Сабантуй - мәңге яшь, күңелләргә ямь өстәп торучы бизәк, матур, юмарт бәйрәм. Анда хезмәт һәм көрәш батыр- лары зурлана, халык бәйрәмдә үзенә ел буена җи- тәрлек көч һәм дәрт туплый. Шунысы да куа- нычлы: без бәйрәмне күркәм эшләр белән кар- шылыйбыз. Игенчеләребез язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамладылар, икеайлыкта район үзә- ге, Җәлил бистәсе, авыллар төзекләндерелде, чистартылды, республика программаларында актив катнашып, төрле тармакларда уңышлар яулыйбыз. Сабантуй исә тагын да дәртләнеб- рәк эшләргә рух өсти, киләчәккә якты өметләр уята. Ул чын мәгънәсендә хезмәт һәм дуслык, ра- йондашларны данлау һәм олылау, бердәмлек, бу- лачак уңышка өмет һәм ышаныч бәйрәме булсын. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле сарманлылар һәм кайткан кунаклар! Шатлык-сөенечләребез уртак булсын, Сабантуйлар һәркайсыбызның йорты- на бәхет һәм иминлек алып килсен.
Фәрит ХӨСНУЛЛИН, район Башкарма комитеты җитәкчесе

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев