САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Каташ Караннан Дәүләтшин Әбүзәрнең юбилее

15 мая 2015, 12:24

681

0

0

Каташ Караннан Дәүләтшин Әбүзәрнең юбилее

Каташ Каран авылында гомер кичерүче Дәүләтшин ӘбүзәрЗәки улының 18 майда - юби-лее.
Гомереңнең матур мизгеленә
Егетләрчә килеп җиткәнсең.
Уфтанырлык урының юк, дип уйлыйм,
Матур гаиләдә гомер иткәнсең.
Ничек кенә сәер тоелмасын,
Әбүзәр дус, килә алтмыш та.
Оныкларны, куанып, сөйгән өчен,
Рәхмәтле без инде язмышка.
Хезмәтеңне сөеп башкардың син,
Гомерең үтте руль артында.
Яшьләр синнән теләп үрнәк алды,
Киңәш алды хәтта карты да.
Каташкаранлылар - үҗәт халык,
Нәрсә тотса, шуны булдыра.
Авылдашларың да хәерхаһлы
Шунда үскән үзенең улына.
Җитез һаман синең йөрешләрең,
Һәрвакыт та синең күңелең көр.
Әлфияң белән алгы көнеңдә дә
Гомереңне шулай матур кор.
Ихтирам белән, Әшрафулла Зарипов. Сарман

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X