САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин сарманлыларны җиңү бәйрәме белән котлый

09 мая 2015, 05:08

753

0

0

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин сарманлыларны җиңү бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. 9 Май - иң мөкатдәс бәйрәм. 70 ел элек илебезнең батыр уллары һәм кызлары, тиңдәшсез каһарманлык үрнәкләре күрсәтеп, кешелек дөньясына үлем һәм коллык белән янаган фашист илбасарларын тар-мар итте. Утлы елларда бөтен ил белән бергә Сарман халкы да Ватанны саклаучылар сафына басты. Районыбызның 9 меңнән артык улы һәм кызы фронтка китте. 7 меңгә якын якташыбыз яу кырында ятып калды. Кызганыч, сугыш юлларын үтеп, илгә әйләнеп кайткан солдатларның инде күбесе арабызда юк. Бүген районыбызда 46 сугыш ветераны һәм инвалиды яши.

Без сөекле Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән батырларның якты истәлеге алдында баш иябез. Арабызда булган барлык сугыш ветераннарына, җиңүне якынайткан тыл хезмәтчәннәренә, солдат толларына чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Шунысы куанычлы: ил, республика җитәкчеләре, ветераннарны кайгыртып, нәтиҗәле чараларны тормышка ашыра. Районда торак алу өчен субсидия 372 ветеранга бирелде.

Җиңү Бәйрәмен һәр тармакта матур хезмәт нәтиҗәләре белән каршылыйбыз. Басу-кырларда эш гөрли. Торак пунктларны яшелләндерү-төзекләндерү буенча икеайлык дәвам итә, өмәләр үткәрелә. Хөрмәтле ветераннар, бу өмәләрдә ел да актив катнашып килүегез өчен зур рәхмәтемне җиткерәм.

Бөек Җиңү безгә тыныч тормыш бүләк итте. Куанып яшәү, балалар, оныклар үстерү, бәхетле булу мөмкинлеге бирде. Сез - Җиңүчеләр буыны, безнең өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге. Рәхмәт сезгә, кадерле ветераннар! Хөрмәтле райондашлар! Сезне бәйрәм белән тәбрик итәм. Илебезгә яңадан сугыш янамасын, киләчәк буыннарга кабат андый кайгыларны кичерергә язмасын. Тынычлыкның кадерен белик. Бәйрәм белән!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев