Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин 1 Май бәйрәме белән котлый
Бәйрәм белән, райондашлар!
1 Май барыбыз өчен дә яз килүен, табигатьнең яшәрүен, кешеләр күңелендә матур өметләр яңаруын белдерә. Ул - үзенең көндәлек тырыш хезмәте белән иминлекне, муллыкны тәэмин итүчеләр бәйрәме. Бу бәйрәм буыннардан-буынга күчә барып, халкыбызның яраткан бәйрәменә әверелде. Өлкәннәр өчен ул бердәмлек, татулык билгесе булса, яшьләр өчен - язгы яңарыш бәйрәме һәм туган илен, туган җирен яратучыларны, хезмәтләре белән аны тагы да матуррак итәргә тырышучыларны берләштерә.
Хөрмәтле сарманлылар! Сезне чын күңелдән 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. Сезгә күтәренке кәеф, сәламәтлек, иминлек телим. Йөзегездән елмаю китмәсен, тормышыгызда аяз һәм матур көннәр күбрәк булсын!
Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе.
Нет комментариев