Морбашта Мөнирә апа Галиханова 90 яшьлек юбилеен үткәрде

Бүген Морбаш авылында яшәүче Галиханова Мөнирә Исмәгыйль кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, якыннары-туганнары килделәр. Фәрит Мөнәвирович юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, бүләк тапшырды.
Нет комментариев