САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин хатын-кызларны 8 Март белән котлый

08 марта 2015, 14:44

700

0

0

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин хатын-кызларны 8 Март белән котлый

Сезнең белән матур көнебез

"Язның беренче җылы нурлары безгә бөтен дөньяда иң матур бәйрәмнәрнең берсе - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнен алып килә. Бу көнне күңелләр ир-тәдән үк җылылык, наз белән тула. Без кешелекнең гүзәл яртысы - газиз әниләребез, кадерле апа-сеңелләребез, хөрмәтле хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз, аларга күңелебездә йөрткән иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Тормышыбыз учагын сүндермичә саклаучы, дөнья мәшәкатьләрен иңнәренә салып, янәшәбездән атлаучы, авырлыклар алдында баш имәүче гүзәл затларыбызга без мәңге бурычлы һәм рәхмәтле. Алар белән безнең көнебез матур, киләчәгебез нурлы. Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбриклим, хөрмәтле әниләр һәм әбиләр, ханымнар һәм туташлар! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете телим. Күңелегез һәрчак күтәренке, килер көннәрегез матур һәм киләчәгегез өметле булсын!"

Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев