Җәлилдә яшәүче Гамбәрия апа Миңнехуҗинага 90 яшь тулды

Карамалы авылында туып, бүгенге көндә Җәлил бистәсендә яшәүче Миңнехуҗина Гамбәрия Шәймөхәммәт кызына бүген 90 яшь тулды. Гомер буе колхоз эшеннән кайтып керми, 16 яшеннән тимер ат егәрләп, ир-атларга хас авыр хезмәтне башкарса да, күңелендәге нәфис затларга хас матурлыкны югалтмаган ул. Биш кызына кайгыртучан әни, 8 оныгына, 6 оныкчыгына кадерле әби булып, якыннары янәшәсендә кадер-хөрмәттә яши. Юбилее белән аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Изге теләкләрен җиткереп, ул Россия президентының Котлау хатын да тапшырды. Җәлил бистәсе башлыгы Ирек Вафин, район социаль бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина да озын гомер, сәламәтлек теләделәр.
Юбиляр турындагы тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укыгыз.
Нет комментариев