САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарманда Исламовлар гаиләсе "Зөбәрҗәт туйларын" билгеләп үтте

04 февраля 2015, 06:32

665

0

0

Сарманда Исламовлар гаиләсе "Зөбәрҗәт туйларын" билгеләп үтте

Сарман авылында яшәүче Әзһәм һәм Әзһәрия Исламовлар үзләренең "Зөбәрҗәт туйларын" - 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Әзһәм абый районның танылган төзүчесе, Әзһәрия апа үзенең гомерен балаларга биология фәнен танытуга багышлаган. Алар тату гаиләдә дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 10 онык, 7 оныкчык куанычлары белән яшиләр.

Әзһәм абый белән Әзһәрия апа бугенге көндә дә район тормышында актив катнашалар. Әзһәрия апа шулай ук һәвәскәр бакчачы да, аның киңәшләре район газетасында басыла, җирле радиотапшырулар бүлегендә дә ул еш кунак.

Аларга алдагы тормышларында пар канатлы булып, сәламәтлектә, муллыкта, якыннарының игътибарын тоеп, озын гомер итүләрен телибез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев