САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Илексазда Мосаллия Сәлаховага 90 яшь тулды

30 января 2015, 08:39

609

0

0

Илексазда Мосаллия Сәлаховага 90 яшь тулды

Илексаз авылында яшәүче Сәлахова Мосаллия Газизулла кызына 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин тәбрикләде.

- Юбилеегыз уңаеннан иң изге теләкләремне җиткерәм. Ныклы сәламәтлек белән, матур гомер кичерергә язсын. Балаларыгызны беләм, икесе белән бергә эшләдек. Шундый акыллы, кешелекле балалар үстергәнегез өчен зур рәхмәт. Аларның кадер-хөрмәтендә яшәргә язсын Сезгә, - диде ул, аны бүләкләгәндә.

Фәрит Мөнәвирович Россия Президентының котлау хатын тапшыргач:

- И, рәхмәт инде Путинга, бер дә онытмый мине, бәйрәм саен открыткасын җибәреп тора, - дип шаяртты Мосаллия апа.

Авыл җирлеге башлыгы Флюр Гыйльфанов та истәлек бүләге тапшырды, район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район социаль яклау идарәсе белгече Лилия Гыйльметдинова да юбилярга имин көннәр теләделәр.

- Яшьлегем авырлыклар күреп үтсә дә, Аллага шокер, картайган көнем рәхәттә уза. Бик тә бәхетле кеше мин - 5 балам да исән-сау, 12 оныгым, 15 оныкчыгым бар. Дөньялар тыныч булсын, Ходай хәвеф-хатәрләрдән сакласын, - дип, бүгенге тормышлары өчен шөкерана кыла әбиебез.

Аны тәбрикләргә килгән якыннары - балалары, туганнары, күршеләре, авылдашлары - һәркем аның турында горурланып сөйләде.

Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укый аласыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев