Ләке авылында яшәүче Ольга һәм Иван Тазовлар тату яшәүнең серен беләләр

Ләке авылында гомер кичерүче Ольга һәм Иван Тазовларның язмышларын бергә бәйләүләренә быел 53 ел була. "Матур һәм тату яшәдек", - ди гаилә башлыгы, ихлас күңелдән сөенеп.
Алар икесе дә шушы авылда туып үсәләр. Сугыш балачакларын иртә тартып ала. Тугыз яшь тулып үтүгә, Иван дәдәй дә колхоз эшенә чыга. Лобогрейкага өченче атка утырталар аны. Буе кечкенә булганлыктан, бер кулы белән тезгенгә, икенчесе белән атның ялына ябышырга туры килә. Озын-озак укулар да насыйп булмый. Җиде классны тәмамлауга, тагын колхозда эшли башлый, төньякта ике ел солдат хезмәәте үтә. Кайткач, тракторчы, комбайнчы, шоферлар курсларын бетерә. Ә 1961 нче елда авылның үзе кебек уңган-булган кызы - мал табибы Ольга белән өйләнешәләр. Иван дәдәй күп еллар автомеханик, бригадир, парк мөдире булып эшли, "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнә. Ә Ольга апаны авылда җиңел куллы доктор булганы өчен хөрмәт итәләр. Бергәләп ике ул, бер кыз үстерәләр. Балалар өчен капылт кына тормышларын үзгәртүдән дә авырыксынмыйлар: үз яныбызда тотып укытабыз, күз-колак булабыз, дип, сиксәненче еллар башында Түбән Камага күченәләр һәм биредә дә сынатмыйлар. Иван дәдәй химкомбинатта эшләп, "Хезмәт ветераны" исеменә лаек була, Ольга апа үз һөнәре буенча хезмәт куя. Ә инде балалары укып чыгып, Чаллы шәһәренә урнашкач, кабат авылга кайталар. Пенсиягә чыккач та, шактый вакыт хезмәт юлларын дәвам итәләр. Бүгенге көндә алар икесе дә - лаеклы ялда. Тик тынгысыз Иван дәдәй белән Ольга апа үз агымына куелган бертөрле тормышны үз итә алмыйлар. Ольга апа җырлый, күп еллар "Игәнә" ансамбленә йөри. Ялга чыккач, Иван дәдәй дә аннан калышмый: кулына гармунын ала да, бер генә концерттан, милли бәйрәмнән калмый. Ольга апа кичләрен утырып чигү чиксә, Иван дәдәй авыл тарихын язган. Быел менә Чаллы шәһәре газеталары үткәргән конкурсларда катнашканнар һәм җиңү яулаганнар.
Ике уллары - Владимир белән Геннадийның - үз эшләре, ә кызлары Татьяна - шәфкать туташы.
- Тату яшәүнең сере - бер-береңә юл куя белүдә, - ди Иван дәдәй.
Моннан тыш аларның бер-берсе өчен җан атып торуларын, берсен-берсе, ә иң мөһиме, мөгаен, гаилә башлыгының үз-үзен дә, гаиләсен дә ихтирам итүен әйтергә кирәктер.
ү
Нет комментариев