Районда чик сакчылары бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Чик сакчысы, диюгә, минем күз алдыма нигәдер эт җитәкләгән застава солдаты килеп баса. Әллә нәкъ шулар турында кинолар карарга яратканга? "Дәүләт чиге"н кечкенәдән хәтерлим. Ни чаклы уяулык, батырлык, сизгерлек сорый торган хезмәт бит бу. Үзебезнең Дамир Гарифуллинның чик сакчысы булганын белә идем. Беркөнне редакциягә аңа ияреп Рәкыйп абый Фәррахов керде. Бергә хезмәт иткәннәр икән. Якынлашып килүче бәйрәмнәре белән тәбрикләдем дә, хәтирәләрен уртаклашуларын сорадым.
- Без Сарманнан шактый егет бергә хезмәт иттек. Кәүҗияк егете Ирнис Зиннәтуллин бик яхшы математик иде, югары уку йортында укучы офицерлар аннан гел контроль эшләрен эшләттеләр. Авылдашы Сираҗетдин Нуретдинов бөтен заставаларны азык-төлек белән тәэмин итеп торды. "Сарман" колхозының комсомол секретаре Мөсәяф Бәдертдинов, Чураштан Вәкил Хисамиев, Фазаил Фатыйхов, Күтәмәледән Әнүр Төхбәтовлар белән чын туганнарга әверелеп беткән идек, - дип, бер-берсен бүлә-бүлә, сөйләп киттеләр әңгәмәдәшләрем.
Новороссийск шәһәрендә Грузия хәрби округы Новороссийск чик саклау отрядында 3 ел да 4 ай армия хезмәте үткәннәр. Бик күп мактау кәгазьләренә лаек булганнар, "Отличник-пограничник" күкрәк билгесе белән бүләкләнгәннәр икесе дә.
- Бик җиңел булмады. Үтә дә сак йөрергә кирәк иде. Заставалар арасында - текә таулар, алар теләсә кайсы вакытта өстеңә ишелеп төшәргә мөмкин. Штормнар вакытында канат белән шул тауларга менәргә туры килә иде. Таш ява, син һаман өскә омтыласың, астан су күтәрелә, - ди Рәкыйп абый.
- Шпионнар тотарга туры килмәдеме соң? Кызыклы очраклар исегездә калмаганмы? - дип сорыйм.
- Шпионнарны - юк, шулай да чик сагы режимын бозучыларны тоткарладык. Кошлар сайраудан туктап кала икән, димәк, якында кемдер йөри. Анда шакаллар күп иде. Алар да тынычлыкны бозгалыйлар. Берсендә сакка баскан бер солдат йокымсырап киткән. Моны кызык итәргә уйлаганнар да, башына капчык кидерткәннәр. Бу сискәнеп киткән, мин монда үз теләгем белән килмәдем, мине мәҗбүр иттеләр, дип акланырга тотынган. Курыксаң, хезмәт итүе авыр. Шуңа күрә бу төр хезмәткә килгәндә үк, юлда, үзеңне әзерләргә кирәк.
Шундый җаваплы җирдә чыныгу алган солдатлар тормышта да сынатмаганнар. Хәрби антларына тугрылыклары кайткач та намуслы хезмәтләрендә ярдәм иткән. Бүген хезмәт итәргә китүче егетләргә дә теләкләре изге аларның. Армия хезмәтеннән беркайчан да курыкмаска, нык, сабыр булырга киңәш иттеләр. Солдат булуның зур мәртәбә булуын әйттеләр.
Чик сакчысы:
- батыр йөрәкле, уяу, сак булырга тиеш;
- сер саклау мөһим;
- сәламәт булу шарт.
Нет комментариев