САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Имәндә яшәүче Рәйсә апага 90 яшь тулды

15 апреля 2014, 12:52

693

0

0

Иске Имәндә яшәүче Рәйсә апага 90 яшь тулды

Зәвыклы бизәләшле бу йортка аяк басу белән, күңелне җылылык хисе биләп алды. 90 яшьлек әбине тәбрикләргә дип килгәч, күзләр инде шактый олыгайган кешене эзләде. Бактың исә, юбиляр бөтерчектәй йөгереп йөрүче җитез гәүдәле мөлаем апа икән. Тормыш юлында авырлыкларны шактый кичерсә дә, күңел матурлыгын җуймаган Рәйсә апа. Хезмәтен, үзен хөрмәт итеп килеп, Рәсәй Президентының Рәхмәт хатын, район башлыгы Нәфис Закиров исеменнән тәбрик сүзләрен, истәлек бүләген тапшырып, изге теләкләрен юллаган район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәеваны кочып алды да, Ходайга рәхмәт укыды. Иске Имән авылы җирлеге башлыгы Раушания Исламова бүләк иткән гөлчәчәкне куанып кабул итте. Тәрәз төбе саен шау чәчәктә елмайган гөлләре янына бүгенге бәйрәм утчәчәге дә өстәлде.

90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Рәйсә апа Сибгатуллина турында тулырак язманы газетабызның 16 апрель санында укыгыз.

Рәйсә апаны телефоннан котлаучылар да күп булды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев